Россия Почтасы курьерлары банк карталары белән түләүне кабул итә башлады

2019 елның 26 июне, чәршәмбе

Россия Почтасы курьерыннан товар алганда, татарстанлылар заказны интернет-кибетеннән банк картасы белән түли ала.

Интернет-кибетләрдән сатып алучыларга уңайлы булсын өчен, хәзер Россия Почтасы курьерлары түләүләрне кабул итү өчен мобиль терминаллар белән тәэмин ителгән.

"Курьер онлайн" сервисы - Россия Почтасының интернет-кибетләр өчен комплекслы юнәлешенең бер өлеше. Карта белән түләүне Россиянең 180 шәһәрендә алырга була, шул исәптән Татарстанның 10 шәһәрендә – Казан, Әлмәт, Бөгелмә, Буа, Яшел Үзән, Яр Чаллы, Түбән Кама, Кукмара, Алабуга, Чистай шәһәрләрендә. Ел ахырына кадәр әлеге сервис илнең барлык почта элемтәсе бүлекләрендә посылкалар алганда ачык булачак.

Фото: Россия Почтасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International