Казанда кайбер телеканаллар вакытлыча сүндереләчәк

2019 елның 24 июне, дүшәмбе

25-27 июньдә Казанда ТР Радиотелевизион тапшыру үзәге объектларында планлы эшләр башкарылачак. Нәтиҗәдә аналог һәм цифрлы эфир телевидениесе һәм радиотапшырулар программалары өзелеп торачак.

Бу көннәрдә 8.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр түбәндәге каналлар трансляцияләнмәячәк: Беренче канал, «Россия 1», «Россия Татарстан», «Россия – Мәдәният», ТНВ, Бишенче канал, «Йолдыз». Шул ук вакытта «Радио Россия», «Радио Татарстан», «Маяк», «Вести ФМ», «Ретро-ФМ», «Безнең радио», «Көмеш яңгыр» радиостанцияләре дә эшләмәячәк.

Казанлыларны үткәрелә торган эшләргә аңлап карауларын сорыйбыз.

Фото: pixabay.com

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International