Татарстан предприятиеләре цифрлы технологияләрне үстерүгә ярдәм алачак

2019 елның 28 июне, җомга

Цифрлы платформалар һәм программа продуктларын эшләү чыгымнарының бер өлешен каплау өчен федераль бюджеттан субсидияләрне Татарстан предприятиеләре «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» милли программасы кысаларында ала алачак.

Субсидияләр, проект кысаларында НИОКР һәм технологик эшләр башкару срогы 2 елдан артмаган һәм аларны үтәү конкурс сайлап алуында катнашуга гариза бирү алдыннан 1 елдан да иртәрәк башланмаган очракта, югары технологияле сәнәгать продукциясе җитештерүне булдыру һәм үстерү максатларында, оешманың санлы платформаларын һәм программа продуктларын эшләүгә тотылган һәм документаль расланган чыгымнарының 50% күләмендә биреләчәк.

Әлеге механизм субтехнологияләр белән бәйле цифрлы платформалар һәм программа продуктларын эшләү һәм гамәлгә кертүгә Россия оешмаларын стимуллаштыруга юнәлдерелгән. Алар арасында яңа җитештерү технологияләре, робототехника һәм сенсорика компонентлары, нейротехнология һәм ясалма интеллект, чыбыксыз элемтә технологияләре, бүленгән реестр системалары, виртуаль һәм тулыландырылган чынбарлык технологияләре, квант технологияләре бар.

Россия Федерациясе Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы конкурслы сайлап алуны августта ук үткәрәчәк.

Фото: "КАМАЗ" ГАҖ матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International