«Алтын» яшьтәге татарстанлылар «Интернетка рәхмәт – 2019» конкурсында катнаша ала

2019 елның 18 июне, сишәмбе

Пенсия яшендәге һәм пенсия яшенә җитмәгән интернет челтәреннән актив файдаланучылар (50+), шулай ук компьютер белеме курсларында яки компьютерда һәм интернет челтәрендә мөстәкыйль рәвештә белем алган пенсионер-инвалидлар «Интернетка рәхмәт – 2019» бөтенроссия конкурсында катнашырга чакырыла.

«Интернетка рәхмәт-2019» – бу «Ростелеком» ГАҖ проекты. Конкурс Россия Пенсия фонды, Россия Федерациясе Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы, Россия электрон коммуникацияләр ассоциациясе ярдәмендә һәм катнашында үткәрелә.

Конкурста катнашу өчен конкурс номинацияләренең берсе темасы буенча тарихны язарга кирәк, мәсәлән, үзләренең интернет-казанышлары яки иҗтимагый интернет-инициативасы турында. Тулырак белешмәләр azbukainterneta.ru сайтында.

Конкурска гаризалар 14 октябрьгә кадәр кабул ителә, нәтиҗәләр ноябрь аенда ясалачак.

Фото: culture.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International