Тәүлекнең вакытында дөньяның теләсә кайсы почмагыннан «Ана теле» онлайн-мәктәбендә татар телен өйрәнергә була. Тел платформасы татар телен гамәлдә куллану дәрәҗәсен күтәрү генә түгел, татар халкының мәдәнияте белән танышу мөмкинлеге дә бирә.
Онлайн-мәктәптә уку теләге булган һәркем өчен бушлай. Татар телен өйрәнү өчен «Ана теле» сайтына керү һәм теркәлү узу кирәк.
"Ана теле" онлайн-мәктәбе Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы буенча оештырылды. Проект EF Education First компаниясе тарафыннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә тормышка ашырыла.
Фото: 21cccs.org