Цифрлы икътисад. Иннополис университеты, Казан (Идел буе) федераль университеты һәм «Кванториум» балалар технопаркы» Россия Федерациясенең «Цифрлы икътисады» милли программасының «Цифрлы икътисад өчен кадрлар» федераль проекты кысаларында Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы грантлары отты. Грант акчалары белем бирү учреждениеләренә белем бирү продуктлары спектрын киңәйтергә, аларны һәркем файдалана алырлык итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Иннополис университеты 15 млн. сумлык берьюлы ике субсидия отты - өстәмә белем бирүне үстерүгә һәм сезонлы лагерьларда тематик сменалар уздыруга. Грант буенча 12 млн.сумга программалаштыру, мәгълүмати куркынычсызлык, робототехника, финанс технологияләре, проект эшчәнлеге буенча җәйге мәктәпләр үткәреләчәк. Грант буенча 3 млн.сумга информатика һәм математика буенча даими дәресләр белән түгәрәк оештырылачак, анда ел саен Иннополис һәм Казаннан 300 дән артык укучы катнаша алачак.
«Кванториум» балалар технопаркы (Чаллы шәһәре) шулай ук өстәмә белем бирүне үстерүгә 3 млн. сум күләмендә грант алды. Бу акчага «LABIRINT» интеллектуаль системаларында математика һәм информатика тирәнтен өйрәнү түгәрәге төзеләчәк. Укучылар җитештерүне цифрлы үзгәртеп кору кысаларында эшләү өчен кирәкле компетенцияләрне технопарк партнеры – "КАМАЗ" предприятиесенең практик кейсларында үзләштерәчәкләр. Ел саен 300дән артык мәктәп укучысы катнаша ала дип планлаштырылган.
«Цифрлы икътисад өчен кадрлар» федераль проекты кысаларында Казан (Идел буе) федераль университеты да ике грант алучы булды.
10,8 млн. сум күләмендә грантларның берсе КФУның Алабуга филиалы «ЦифроЛето» проектын үстерүгә юнәлдереләчәк. Проект цифрлы куркынычсызлык, киләчәк һөнәрләре, шулай ук математика һәм информатика буенча тематик лагерьлар уздыруны күздә тота, аларда 300дән артык укучы тукымадан эшләнмәләр, пластмасса, агач булдыру буенча конструктор-технологик күнекмәләр алачак.
Математика, информатика һәм технология буенча иң яхшы тәҗрибәләрне тарату өчен Грант КФУның Лобачевский исемендәге лицее «5.0» санлы методик лабораториясе проекты белән бүләкләнде. Проект заманча цифрлы технологияләр кулланып,белем бирү бурычларын хәл итәргә ярдәм итәчәк. «Лицей 5.0» («методик блокчейн») санлы методик лабораториясе педагоглар, укучылар һәм аларның ата-аналарын керү хокукы дәрәҗәсе буенча бүленгән бердәм челтәргә берләштерә. Шулай ук «методик блокчейн» алу хокукына Татарстанның Алексеевск районы һәм Якутиянең ике як мәктәбе ия булачак, алар Лицей тәҗрибәсен тарату буенча мәйданчыклар булачак.
Фото: poehalideti.ru