1,5 миллионнан артык мәктәп укучысы һәм студентлар, шулай ук 220 мең укытучы "Цифрлы белем бирү контенты" онлайн-платформасында теркәлгән.
"Автоматлаштырылган системаларның мәгълүмати куркынычсызлыгын тәэмин итү" белгечлеге буенча укучы 430 һәм 431 төркем студентларының чыгарылыш квалификация эшләре җитәкчесе итеп "ЭР-Телеком Холдинг" АҖнең Татарстан Республикасындагы төбәкара филиалы директоры Рамил Гарифуллин билгеләнде.
Татарстанда Цифрлаштыру елы кысаларында республика укытучылары яңа ноутбуклар алачак. Яңа программа Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән Ак Барс банкы тарафыннан гамәлгә ашырыла һәм мәгариф өлкәсен цифрлаштыруга юнәлдерелгән.
Россия Премьер-министры Михаил Мишустин дәүләт сервисларының өзлексез эшләвен тәэмин итү һәм гражданнар тарафыннан дәүләт хезмәтләре порталыннан файдалану мөмкинлеген киңәйтү өчен электрон хөкүмәт структурасын үстерү турында карар имзалады.
Нурлат районының 18 командасы, TATAR HACK өифрлы карарларны эшләү конкурсында катнашу өчен, "Киләчәк" балалар иҗаты үзәгенә җыелдылар.
Казан ИТ-паркы мәйданчыгында «Сколково» фонды оештырган технологик стартаплар конкурсында җиңүчеләрне билгеләделәр. Гран-при иясе 300 мең сум күләмендә акчалата премия һәм Startup Village конференциясендә үз проектын тәкъдим итү хокукына ия булды.
Финалга чыгучыларга сертификатлар һәм дипломнар, медиа өлкәсендәге белем бирү чараларына чакыру бирәчәкләр, шулай ук проектны тормышка ашыру өчен кирәкле цифрлы техника бирәчәкләр.
Программа «Россия Федерациясенең цифрлы икътисады» илкүләм программасының «Цифрлы технологияләр» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Ярдәм чараларының операторы - Россия мәгълүмати технологияләрне үстерү фонды.
Чарада Татарстанда криптовалюта әйләнешен дәүләт тарафыннан җайга салу һәм республиканың криптовалюталар җәмәгатьчелеге белән җайга салу вариантларын килештерү мәсьәләләре турында фикер алышачаклар.
6-11 сыйныф укучылары өчен «Рунетның туган көне» чарасы Татарстан Республикасында Цифрлаштыру елы кысаларында уза.