Татарстан Цифрлы үсеш министрлыгы 2022 елның беренче яртыеллыгына йомгак ясады

2022 елның 24 августы, чәршәмбе

Бүген Татарстанның цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин Татарстанда элемтә сыйфатына һәм Цифрлаштыру елы чараларына багышланган киңәйтелгән коллегиядә 2022 елның беренче яртыеллыгына нәтиҗәләр ясады. Төп доклад белән министр урынбасары Альберт Яковлев чыгыш ясады.

Бүгенге көндә Татарстанда йорт хуҗалыкларының 81 проценты интернетка тоташтырылган. Республикада чыбыклы интернетның 1,13 млн абоненты исәпләнә. Узган ел белән чагыштырганда үсеш 3,7% тәшкил иткән.

Быел GPON челтәрләре 131 торак пунктта үткәреләчәк. 82 сендә эшләр тәмамланган инде.

Татарстанда 7,8 млн гамәлдәге сим-карта исәпләнә. Бер ел эчендә үсеш 4% тәшкил итте. Бу Татарстан халкы саныннан 2 тапкыр күбрәк. Мобиль интернет абонентлары саны 6% ка арткан, бер ел эчендә мобиль интернет-трафик куллану үсеше 19% ка арткан.

Беренче яртыеллыкта мобиль элемтә абонентлары тарафыннан 481 мең Тбайт интернет-трафик йөкләнгән һәм тапшырылган, бу 6,5 млрд ролик, яисә Татарстанның бер кешесенә 1650 ролик. Татарстанда 17 меңгә якын 4G база станциясе эшли, бу Идел буе федераль округының теләсә кайсы башка регионына караганда күбрәк. Шул ук вакытта элемтә хезмәтләренең сыйфатына карата халыктан шикаятьләр саны 2 тапкырга кимегән.

Элемтә операторлары өчен дә, кулланучылар өчен дә иң кискен мәсьәләленең берсе – юллардагы элемтәнең сыйфаты. Министр урынбасары сүзләренә караганда, быел элемтә җиһазлары белән тәэмин итү проблемалары аркасында бу эш алай ук актив алып барылмаган. Шуңа да карамастан, быел МТС – 9 база станциясе, «Таттелеком» – 5 станция, «Теле2» - 2 станция урнаштырган. Тулаем алганда, беренче яртыеллыкта Татарстан буенча 866 база станциясе урнаштырылган.

Татарстанда шулай ук асылмалы элемтә линияләрен бетерү буенча эш дәвам итә. Альберт Яковлев сүзләренә караганда, 1,2 мең километр «асылма»ны бетерәсе калган. Быел операторлар асылмалы линияләрне 177 километр күләмендә җир астына күчерү планы алган, алты ай эчендә ул 22% ка үтәлгән.

Киберһөҗүмнәр үсеше - ТР Цифрлы үсеш министрлыгы өчен бу елның төп чакыруларының берсе. Әгәр узган ел республиканың рәсми сайтларында 72 мең вакыйга теркәлсә (бу 2020 елга караганда өчтән бер өлешкә күбрәк), быел ярты елда 410 мең тапкыр һөҗүм булган. Өстәвенә, кайбер һөҗүмнәр бер үк вакытта 14 меңнән артык адрестан бара һәм бер секундка 1 Гбиттан артык егәрлеккә җитә.

14 марттан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча киберһөҗүмнәргә каршы көрәш буенча штаб төзелде, ул Татарстанның 70 эре предприятиесендә эш алып бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International