Татарстанның 26 авылы югары тизлекле интернет һәм элемтә белән тәэмин ителәчәк

2022 елның 16 августы, сишәмбе

Татарстанда халкы аз санлы Россия торак пунктларын мобиль интернет белән тәэмин итү буенча федераль программаны гамәлгә ашыру башланды. 2G һәм 4G стандартларының база станцияләре Татарстанның 26 авыл җирлегендә урнаштырылачак. Республиканың Саба, Арча, Кама Тамагы, Мамадыш, Азнакай, Баулы, Балык Бистәсе, Актаныш, Кукмара, Алексеевск, Биектау, Алабуга, Яңа Чишмә, Яшел Үзән, Тукай һәм Апас районнарында эш алып барылачак.

Авыллар исемлеге Россия дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында 2021 ел ахырында узган тавыш бирүдә билгеләнде.

Татарстанда яшәүче һәр кеше аның фикеренчә сыйфатлы мобиль интернет белән тәэмин ителергә тиешле авыл өчен тавыш бирә алды. Тавыш бирүдә Татарстанның халык саны 100 дән 500 гә кадәр булган 624 торак пункты катнашты.

"Бүген югары тизлекле интернет - ул ут, су яки газ кебек кирәк. Шуңа күрә шәһәр һәм авыл арасында цифрлы тигезсезлекне бетерү Татарстан Цифрлы үсеш министрлыгының өстенлекле бурычларының берсе булып тора, - дип билгеләп үтте республиканың цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин. - Федераль программаны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә, халыкы аз санда булган авылларда яшәүчеләр беренче тапкыр югары тизлектәге мобиль интернетны файдалана алачак. Бүген 26 авылда әзерлек эшләре башланган инде. 2030 елга республиканың 624 авыл җирлегендә югары тизлекле интернет эшлиячәк".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International