«Интернетны өйрән -идарә ит» уены буенча онлайн-чемпионатка теркәлү бара

2022 елның 22 августы, дүшәмбе

«Ростелеком» һәм .RU/.РФ доменнарның Координация үзәге «Интернетны өйрән - идарә ит» уены буенча IX бөтенроссия онлайн-чемпионатына теркәүне башлау турында игълан итәләр. 18 яшькә кадәрге укучылар һәм студентлар катнашуга чакырыла. Теркәлү 2020 елның 9 ноябренә кадәр дәвам итәчәк.

Чемпионат 10 ноябрьдә башлана һәм онлайн режимда «Интернетны өйрән - идарә ит» проекты сайтында узачак, анда теркәлгән катнашучыларның барысына да интерактив биремнәрнең алты җыелмасыннан торган турнир модуле булачак. Ярышлар шәхси һәм команда зачетларында узачак.

Быелгы онлайн-чемпионатның төп темасы - интернет-мәдәният. Биремнәр җыелмасы цифрлы субкультураларны, челтәр этикетын һәм сленгны, 4.0 индустриаль революциясен һәм цифрлы икътисадны, шулай ук яңа технологияләр, буыннар теориясен һәм кибер грамоталылыкны үз эченә ала. Моннан тыш, җыелмаларның берсе интернетта күп телләрле булу темасы белән бәйле: катнашучыларга күп телле домен исемнәрен (IDN) һәм электрон почта адресларын (EAI) универсаль кабул итү критерийларын тикшерергә, шулай ук үзләрен код язучылар ролендә сынап карарга туры киләчәк.

Теркәлгән катнашучылар өчен ярышларга әзерлек көз көне «Вконтакте» да «Интернетны өйрән - идарә ит» проектының рәсми битләрендә узачак. Онлайн-чемпионатта катнашкан өчен беренче балларны теркәлгәннән соң ук алырга була: моның өчен өстәмә йөкләмәне үтәргә — «Интернетны өйрән - идарә ит» проектының белем бирү уеннары мотивлары буенча инфографиканы әзерләргә яки чемпионатны социаль челтәрләрдә яки уку йорты сайтында үткәрү турындагы яңалыкны бастырырга кирәк.

Оештыручылар 2020 елның 8 декабрендә онлайн-чемпионатка йомгак ясаячак. Индивидуаль һәм команда зачетларында беренче биш урын алган уенчылар дипломнар һәм кыйммәтле призлар (планшет, смартфон, смарт-сәгатьләр, 3D-ручка яки bluetooth-наушниклар), шулай ук «Ростелеком. Лицей»  белем бирү платформасында өч айга исәпләнгән белем алу өчен сертификатлар алачаклар. Призлы урыннарны яуламаган катнашучыларны исемле электрон сертификатлар көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International