Педагогик хезмәткәрләрнең август киңәшмәсендә Татарстан Президентына эшләп бетерелгән «Мин-мәктәп укучысы» мобиль кушымтасы һәм «Электрон мәгариф» системасын модернизацияләү буенча планнар тәкъдим ителде.
«Мин-мәктәп укучысы» кушымтасында билгеләр буенча шәхси киңәшләр алырга һәм рейтингны күзәтеп торырга мөмкинлек бирә торган яңа функцияләр, шулай ук укучылар өчен файдалы мәкаләләр булган бүлекләр барлыкка килде.
Моннан тыш, яңа уку елында «Мин-мәктәп укучысы» кушымтасында интерактив видеосериал форматында юл хәрәкәте кагыйдәләре турында конкурс башлап җибәреләчәк.
«Электрон мәгариф» ГИСы 2009 елда чыгарлган һәм модернизацияләүне таләп итә иде. 2022 елда, тармак экспертлары фикерләрен исәпкә алып һәм яңа федераль стандартларга туры китереп, аны эшләп бетерү проекты эшләнде. Яңартылган система укытучыларны артык хисап кәгазьләреннән арындырачак, сертификацияләнгән уку материалларына бердәм керү мөмкинлеген тәэмин итәчәк, укучыларның үсеш траекторияләрен төзергә һәм мәгарифтәге вәзгыятьне анализларга ярдәм итәчәк.