Татарстанда «Цифрлы технологияләр һәм хокук» беренче халыкара фәнни-гамәли конференция узачак

2022 елның 16 августы, сишәмбе

23 сентябрьдә Kazan Digital Week 2022 халыкара форумы кысаларында «Цифрлы технологияләр һәм хокук» I халыкара фәнни-гамәли конференциясе узачак. Аңа 19 сентябрьгә кадәр теркәлергә мөмкин.

Конференцияне Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы һәм В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты оештыра.

Конференциядә цифрлы технологияләргәә бәйле иҗтимагый мөнәсәбәтләрне хокукый җайга салу һәм иминлекне саклау проблемаларын хәл итүнең яңа алымнары турында фикер алышачаклар. 

Конференция юридик фәннәрнең төрле тармаклары, хакимият органнары һәм бизнес вәкилләре арасында ачык һәм комплекслы әңгәмә өчен мәйданчык була. 

Пленар һәм секция утырышларында әйдәп баручы хокук белеме галимнәре һәм экспертлар, танылган гамәли юристлар, закон язу һәм закон куллану органнары, икътисадның реаль секторы вәкилләре, цифрлы продуктларны эшләүчеләр һәм җитештерүчеләр чыгыш ясаячак. 

Катнашу өчен гаризаны конференциянең рәсми сайтында бирергә мөмкин.

Гаризалар кабул итү һәм катнашучыларны теркәү 2022 елның 19 сентябренә кадәр бара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International