Чаллы ИТ-паркының ун еллыгына багышлап стратосферага аеруча кече иярчен җибәреләчәк

2022 елның 17 августы, чәршәмбе

Татарстан Республикасы өчен беренче фәнни-эксперименталь тикшеренүләр өчен дүрт модуль белән тәэмин ителгән ясалма иярченне стратосферага җибәрү 25 августта булачак һәм Минзәлә аэроклубы территориясеннән гамәлгә ашырылачак. Чара Чаллы ИТ-паркына 10 ел тулуга багышланган, аның кунаклары ТР циффрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин һәм очучы-космонавт, Россия Герое Андрей Борисенко булыр дип көтелә.

Әлеге чара «Роскосмос», ТР Цифрлы үсеш министрлыгы, Россия Мәгариф министрлыгының Бөтенроссия сәнгать иҗатын һәм гуманитар технологияләрне үстерү үзәге һәм Чаллы ИТ-паркы белән бергәләп гамәлгә ашыра торган «Космик старт» программасы кысаларында узачак. Бу программа олы галимнәргә яки студентларга да, 5-11 сыйныф укучыларына да космоска кагылырга мөмкинлек бирә, өстәвенә, бушлай.

"Аппарат берүзе күтәрелә. Ләкин аңа файдалы йөкләү дип аталган нәрсә эленәчәк. Аны безнең программаның финалист балалары ясый. 20 кеше, һәр командада бишәр кеше, 20 августтан бу модульләрне — кубсатларны төзиячәкләр. Алар стратосферада мәгълүмат җыю өчен кулланыла, ә безнең Чаллының „Кванториум“ балалар технопаркының белем бирү программасында укучылар аларны эшләү, җыю белән шөгыльләнә. Катнашучылар белем бирү программасы вакытында төрле проектлар тәкъдим итте (мәсәлән, стратосфераның суалчаннарга йогынтысы), финалда аларны эшләп бетерәселәре бар", — дип сөйләде «Кванториум» директоры урынбасары Тимур Бикбаев.

25 августта Минзәлә аэроклубы территориясеннән дүрт кубсатлы гелий шарында идарә ителмәгән иярчен старт ала. 1,5 х 1 м размерындагы иярчен үзе. Ул стратосферага 25 километр биеклеккә күтәреләчәк һәм бер сәгать ярымнан соң старт урыны янына төшәчәк, дип өметләнә чараны оештыручылар. Белгечләргә мәктәп укучылары тәкъдим иткән экспериментлар нәтиҗәләрен GPS мәгълүматлар буенча анализлау туры киләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International