Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгы «Ачык Татарстан»порталында элемтә хезмәтләренең сыйфатын бәяләүдә катнашырга чакыра.
Әлеге сораштыруның төп максаты - халыкның күрсәтелә торган элемтә хезмәтләренең сыйфатыннан канәгатьлек дәрәҗәсен билгеләү һәм республика территориясендә яхшыртуны таләп итә торган зоналарны ачыклау.
Тавыш бирү 2024 елның 28 декабрендә 00:00 сәгатькә кадәр мөмкин булачак. Үз фикерегезне калдыру өчен, түбәндәге сылтама буенча күчегез: https://open.tatarstan.ru/polls/
Сезнең фикерегез безгә төбәктә элемтә хезмәтләренең сыйфатын яхшыртырга ярдәм итәчәк. Сездән үз фикерегезне уртаклашуыгызны сорыйбыз. Катнашуыгыз өчен рәхмәт!