РФ Премьер-министры Михаил Мишустин РФ Хөкүмәте карарын имзалады, ул 2023 елның 1 гыйнварыннан смартфоннарга, планшетларга, ПК, моноблокларга һәм Smart-TVга мәҗбүри урнаштыру өчен мобиль кушымталар һәм программалар исемлеген раслый.
Әйтик, алдан урнаштыру өчен эзләү системасы буларак «Яндекс», смартфоннар һәм планшетлар өчен кушымталар арасында «Яндекс.Браузер», «Яндекс. карта», 2ГИС, «Яндекс. Диск», «Почта Mail.ru», ICQ, тавыш ярдәмчесе «Маруся», Mail.ru яңалыклары, OK Life, ВКонтакте, Одноклассники, Mir Pay түләү системасы, Дәүләт хезмәтләре, «МойОфис Документы», «Касперский лабораториясе» антивирусы һәм «ЛитРес» китап сервисы бар.