"Минем субсидияләр" сервисы "ГосТех" платформасында эшләтеп җибәреләчәк һәм Россиянең башка төбәкләрендә дә гамәлгә кертеләчәк

2022 елның 19 августы, җомга

Татарстанның "Минем субсидияләр" сервисы "ГосТех" платформасында эшләтеп җибәреләчәк һәм Россиянең башка төбәкләрендә дә гамәлгә кертеләчәк.

Бүген Татарстан цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин Калугада узган "ГосТех платформасының региональ сервислары" сессиясендә "Минем субсидияләр" сервисын тәкъдим итте. 

Эшкуарларның дәүләт белән хезмәттәшлек итү тәҗрибәсен яхшырту өчен, Татарстан анда барлык ярдәм чараларын берләштерде.

Сервис тәкъдим итү системалары принцибы буенча төзелгән - ЕСИА системасында авторизацияләнгәннән соң, эшкуарга нәкъ менә үзенә туры килгән ярдәм чаралары тәкъдим ителә.

Эшкуар онлайн режимда заявка бирә һәм аның статусын күзәтә ала.

Сервис дәүләттә булган мәгълүматлардан файдалана, мәсәлән, салым яки пенсия фондыннан мәгълүмат сорарга кирәкми, бу мәгълүматлар системага автоматик рәвештә кертеләчәк.

Бүген "Минем субсидияләр" сервисында Татарстандагы авыл хуҗалыгыннан һәм производстводан мәгарифкә һәм туризмга кадәр булган барлык региональ ярдәм чаралары бар.

Эшкуар гариза бирү өчен ведомстволарга йөрүдән азат ителде. 

Хезмәт һәм скоринг моделе ярдәмендә заявкалардан баш тарту проценты 40% ка кимегән. 

Соңгы елда "Минем субсидияләр" дә 2,3 млрд сумлык 100 меңнән артык гариза каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International