ЯҢАЛЫКЛАР


9
февраль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Казан-Tele2, Россия мобиль элемтә операторы һәм Татарстан Республикасының Цифрлы трансформация үзәге «Билгеләр өчен Мегабайтлар» проектын башлап җибәрәләр. Әлеге проектның илдә тиңдәше юк һәм ул республика укучыларын яхшы укыганнары өчен дәртләндерүгә юнәлдерелгән. Проектта оператор һәм «Мин – мәктәп укучысы» мобиль кушымтасыннан файдаланучы барлык урта белем бирү учреждениеләре укучылары катнаша ала.


8
февраль, 2023 ел
чәршәмбе

7 февральдә Әлмәт муниципаль районының 24, 16 һәм 7нче мәктәп укучыларына «Бишне бир!» технологик эшкуарлык буенча рспублика проектының презентациясен үткәрделәр.


7
февраль, 2023 ел
сишәмбе

18 февраль көнне 14:00 сәгатькә «Компетенцияләр төбәкара үзәге - Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы» ДАҺБУ  булачак абитуриентларны һәм аларның әти-әниләрен, шулай ук цифрлы өлкәдә өстәмә белем бирү буенча мәгълүмат кызыклы булган кешеләрне чакыра, дип хәбәр итә техникумның матбугат хезмәте.


6
февраль, 2023 ел
дүшәмбе

3 февральдә Совет районының 169 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбендә укучылар өчен интернетта үз-үзеңне тоту турында дәрес үткәрелде. Дәресне Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы һәм мәгълүмати куркынычсызлыкны координацияләү бүлеге башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Тимур Ашуралиев интерактив формада үткәрде. Дәрес цифрлы грамоталылык һәм кибер куркынычсызлык өлкәсендә «Цифрлы ликбез» бөтенроссия агарту проекты кысаларында узды.


4
февраль, 2023 ел
шимбә

Аккредитацияләнгән ИТ-компанияләр хезмәткәрләренә армиядә хезмәт итүне кичектереп тору өчен гаризалар бирергә өлгерергә кирәк. Моны Дәүләт хезмәтләре порталы аша 6 февральгә кадәр эшләп була. Әгәр дә хезмәткәрнең шәхси кабинеты булмаса яки ул үз мәгълүматларын җибәрмәсә, оешма аны 9 февральгә кадәр (шул исәптән) исемлеккә кертә ала.


1
февраль, 2023 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Мин-мәктәп укучысы» сервисы мобиль кушымтасында юл хәрәкәте иминлеге буенча республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде.


31
гыйнвар, 2023 ел
сишәмбе

16 гыйнвардан 5 февральгә кадәр илебез мәктәпләрендә һава торышын фаразлаучы технологияләр буенча «Цифрлы дәресләр» үткәрелә. «Цифрлы дәрес» «Россия Федерациясенең Цифрлы икътисады» илкүләм программасының «Цифрлы икътисад өчен кадрлар» федераль проектын хуплап гамәлгә ашырыла. Проектны «Цифрлы икътисад» АКБО, Россия Мәгариф министрлыгы ярдәме белән «Яндекс» компаниясе белән партнерлыкта оештыралар.

Бүген, 31 гыйнварда, Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта «Мин – мәктәп укучысы» мобиль кушымтасында юл хәрәкәте иминлеге буенча республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.


30
гыйнвар, 2023 ел
дүшәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин мәгълүмат технологияләре өлкәсендә эшләүче белгечләр өчен ташламалы ипотека программасы шартларын йомшарту турындагы карарны имзалады. Карар тагын да күбрәк хезмәткәрләргә уңайлы шартларда торак сатып алырга мөмкинлек бирәчәк.


27
гыйнвар, 2023 ел
җомга

Татарстанлыларга ЭЭМ, шулай ук дәүләт хакимияте органнары хезмәткәрләре исеменнән шалтыратулар килә башлады.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International