Язгы чакырылыш кысаларында армиядә хезмәт итүдән кичектереп торуга гаризаны 6 февральгә кадәр бирергә мөмкин

2023 елның 4 феврале, шимбә

Аккредитацияләнгән ИТ-компанияләр хезмәткәрләренә армиядә хезмәт итүне кичектереп тору өчен гаризалар бирергә өлгерергә кирәк. Моны Дәүләт хезмәтләре порталы аша 6 февральгә кадәр эшләп була. Әгәр дә хезмәткәрнең шәхси кабинеты булмаса яки ул үз мәгълүматларын җибәрмәсә, оешма аны 9 февральгә кадәр (шул исәптән) исемлеккә кертә ала.

Оешмалар 9 февральгә кадәр хезмәткәрләрнең мәгълүматларын тикшереп, аларны расларга һәм исемлекләрне Цифрлы үсеш министрлыгына җибәрергә тиеш. Бер оешмадан берничә исемлек булырга мөмкин. Игътибар итегез, барлык хезмәткәрләр буенча компаниянең шәхси кабинетындагы статус "Җибәрелгән"  булырга тиеш.

Цифрлы үсеш министрлыгы исемлекләрне Оборона министрлыгына 1 мартка кадәр тапшырачак. Язгы чакырылыш вакытында 1 апрельдән 15 июльгә кадәр чакырылыш комиссиясе кичектереп тору өчен документларны тикшерәчәк.

Моннан тыш, 2022 елда бирелгән гариза быел сроклы хезмәттән кичектерелергә мөмкинлек бирмәячәк, дип хәбәр итәбез. Аны яңадан бирергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International