Казан мәктәбе укучылары интернетта мошенниклардан һәм буллингтан ничек сакланырга икәнен белделәр

2023 елның 6 феврале, дүшәмбе

3 февральдә Совет районының 169 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбендә укучылар өчен интернетта үз-үзеңне тоту турында дәрес үткәрелде. Дәресне Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының хокукый тәэмин итү бүлеге башлыгы һәм мәгълүмати куркынычсызлыкны координацияләү бүлеге башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Тимур Ашуралиев интерактив формада үткәрде. Дәрес цифрлы грамоталылык һәм кибер куркынычсызлык өлкәсендә «Цифрлы ликбез» бөтенроссия агарту проекты кысаларында узды.

Спикер билгеләп үткәнчә, балаларга интернет-киңлектә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлату мөһим, чөнки андый белем булмаса, укучылар мошенникларның тозагына эләгергә, акча һәм шәхси характердагы фотолар белән шантаж корбаны булырга мөмкин.

Аерым алганда, белгеч социаль челтәрләрдәге профильне урлаудан ничек сакларга, таныш булмаган кешеләргә акча күчерүне ничек булдырмаска һәм кибербуллингка ничек каршы торырга кирәклеген аңлатты.

"Мәгълүматның 60% ы - ялгыш, тикшерелмәгән ресурслар. Рәсми чыганакларга гына керергә кирәк. Иң мөһиме - цифрлы грамоталы булу, мәгълүмат белән эшләү алгоритмын куллану, ресурсларны дөрес бәяләү. Онлайн сатып алуда, бәяләргә игътибар итергә кирәк. Әгәр бәясе артык кимегән икән, сез, мөгаен, тикшерелмәгән чыганакта", — дип өстәде Тимур Ашуралиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International