Бишлеләр өчен мобиль интернет

2023 елның 9 феврале, пәнҗешәмбе

Казан-Tele2, Россия мобиль элемтә операторы һәм Татарстан Республикасының Цифрлы трансформация үзәге «Билгеләр өчен Мегабайтлар» проектын башлап җибәрәләр. Әлеге проектның илдә тиңдәше юк һәм ул республика укучыларын яхшы укыганнары өчен дәртләндерүгә юнәлдерелгән. Проектта оператор һәм «Мин – мәктәп укучысы» мобиль кушымтасыннан файдаланучы барлык урта белем бирү учреждениеләре укучылары катнаша ала.

Бу уку елында Tele2 укучыларга укудагы уңышлары өчен өстәмә мегабайтлар бирә. Һәр бишле өчен аларга 200 Мб интернет-трафик биреләчәк. Шул ук вакытта нинди дәрестә «бишле» алулары мөһим түгел. Мондый билгеләрнең һәрберсе укучының электрон көндәлегендә булуы мөһим.

Проектны эшләү Татарстанда Цифрлаштыру елы игълан ителгән соң башланды. Беренче булып Казанның «Адымнар» мәктәбенең 7-11 сыйныф укучылары яңа сервисның өстенлекләрен бәяли һәм бишле өчен мегабайтларны ала алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International