Татарстан Цифрлы үсеш министрлыгы телефон мошенниклыгы очраклары турында кисәтә

2023 елның 27 гыйнвары, җомга

Татарстанлыларга ЭЭМ, шулай ук дәүләт хакимияте органнары хезмәткәрләре исеменнән шалтыраталар.

Хокук тәртибе хезмәткәрләре исеменнән мошенниклар абонентның дөрес шәхси мәгълүматларын атыйлар һәм ышандырырлык итеп әңгәмә алып баралар. Шалтыратуның сәбәпләре төрле булырга мөмкин - ялган документлар бирелү очрагы, җинаять эшләре ачу очракларыннан югары вазифага билгеләү дип алдауга кадәр.

Исегезгә төшерәбез, җинаятьчеләрнең төп максаты – карта, пин-кодларның, счет номерларының мәгълүматларын алу, алар ярдәмендә корбаннан бөтен акчаны чыгарып, хәтта зур суммага кредит рәсмиләштерә алалар.

Шуңа бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы һәркемгә сак булырга, мөмкин булганча шикле телефон номерларыннан шалтыратуларга җавап бирмәскә өнди.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International