Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Мин-мәктәп укучысы» сервисы мобиль кушымтасында юл хәрәкәте иминлеге буенча республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде.
Бүләкләрне тапшыру тантанасы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы коллегиясенең уртак утырышы кысаларында узды. Конкурста 1-3 урыннарны яулаган җиңүчеләр Samsung смартфоннары, Яндекс.Станция, Яндексның белем бирү курслары, шулай ук фирма киеме һәм Президент имзалаган дипломнар белән бүләкләнде.
Исегезгә төшерәбез, юл хәрәкәте иминлеге буенча бәйге 2022 елның 1 ноябреннән 25 декабренә кадәр «Мин-мәктәп укучысы» мобиль кушымтасыннан файдаланучылар арасында үткәрелде.
Гомуми белем бирү мәктәпләрендә укучыларның юл хәрәкәте куркынычсызлыгы мәсьәләләренә кызыксынуын формалаштыруга, юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен пропагандалауга юнәлдерелгән конкурс интерактив видео сериал һәм комикслар аша, шулай ук өч оффлайн бирем үтәү форматында үткәрелде. Конкурс этапларын узу барышында катнашучыларга баллар бирелде. Конкурста республиканың 10 меңнән артык укучысы катнашты, 7-11 сыйныф укучылары арасында 22 җиңүче билгеләнде.