7 февральдә Әлмәт муниципаль районының 24, 16 һәм 7нче мәктәп укучыларына «Бишне бир!» технологик эшкуарлык буенча рспублика проектының презентациясен үткәрделәр.
Проектны «ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендәге технопарк» ДАУ директоры урынбасары Ләлә Бикчәнтәева тәкъдим итте. Ул бу проектта катнашканда Татарстан Республикасы мәктәп укучыларына тәкъдим ителә торган мөмкинлекләр һәм форматлар турында сөйләде. Презентация «Зенит» банкы проекты кысаларында мәгариф учреждениеләрендә оештырылган уңайлы зоналарда узды.