Бүген, 31 гыйнварда, Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта «Мин – мәктәп укучысы» мобиль кушымтасында юл хәрәкәте иминлеге буенча республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.
Тантаналы чарада Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашты.
Исегезгә төшерәбез, бәйге «Мин-мәктәп укучысы!» кушымтасын кулланучы 7-11 сыйныф укучылары арасында квест форматында үтә. Кушымтаны кулланучылар интерактив сериал карадылар, сюжет геройларының карарлары, эшләре белән идарә иттеләр һәм баллар җыйдылар.
Конкурста Татарстанның 10 меңнән артык укучысы катнашты. Конкурс нәтиҗәләре буенча 22 җиңүче билгеләнде.