Татарстанда метеорология буенча Цифрлы дәресләр дәвам итә

2023 елның 31 гыйнвары, сишәмбе

16 гыйнвардан 5 февральгә кадәр илебез мәктәпләрендә һава торышын фаразлаучы технологияләр буенча «Цифрлы дәресләр» үткәрелә. «Цифрлы дәрес» «Россия Федерациясенең Цифрлы икътисады» илкүләм программасының «Цифрлы икътисад өчен кадрлар» федераль проектын хуплап гамәлгә ашырыла. Проектны «Цифрлы икътисад» АКБО, Россия Мәгариф министрлыгы ярдәме белән «Яндекс» компаниясе белән партнерлыкта оештыралар.

31 гыйнварда Әтнә муниципаль районының Кубәк урта мәктәбе укучылары өчен «Һава торышын фаразлаучы технологияләр» темасына «Цифрлы дәрес»үткәрелде. Дәрес кысаларында 7-11 сыйныф укучылары атмосфера күренешләрен үлчәү, анализлау һәм фаразлау процессларының ничек баруы турында белделәр, шулай ук метеорологиядәге ИТ һөнәрләр белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International