ВКонтакте социаль челтәрендә Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләренең рәсми каналы эшли башлады. Анда файдалы мәгълүмат, анонслар һәм яңалыклар бастырылачак. Тиздән каналда Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталы кулланучылары өчен яңа мөмкинлекләр барлыкка киләчәк.
17 мартта Казанның 183нче гимназиясендә «Смартфонда нәрсә яшеренгән: мобиль янауларны тикшерәбез» дигән темага «Цифрлы дәрес» бөтенроссия проекты кысаларында оештырылган дәрес үткәрелде. Татарстан Цифрлы үсеш министры урынбасары Альберт Яковлев киберҗинаятьчеләргә ничек каршы торырга кирәклеге турында сөйләде. Дәрес өчен укыту материаллары «Лаборатория Касперского» АҖ белән берлектә эшләнгән.
"Халыкара компетенцияләр үзәге – Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы" дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесендә 27-31 март көннәрендә 6-16 яшьлек балалар өчен «IT-SKILLS» техник иҗатның язгы сменасы үткәрелә.
18 мартта «Татарстан Республикасы РТПЦ» РТРС филиалы Кырым һәм Севастопольнең Россия белән берләшүенең тугыз еллыгы уңаеннан республиканың төп телебашнясында архитектура-сәнгать яктыртуын кабызачак.
Бүген Startup Tour 2023 кысаларында «Идея» технопаркы һәм ИТ-парк арасында «Сколково» фонды эшләренең төрле юнәлешләре кысаларында инновацион компанияләргә һәм проектларга ярдәм итү буенча килешү имзаланды. Документларга «ИТ-парк» ДАУ директоры Руслан Власов һәм «Идея» технопаркы генераль директоры Диас Сафин кул куйдылар. Тантана Татарстан Республикасының цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин һәм «Сколково» вице-президенты Юрий Сапрыкин катнашында узды.
2023 елның 13-14 апрелендә Красноярск шәһәрендә шәһәр хуҗалыгын цифрлаштыруга керткән өлеш өчен ел саен үткәрелә торган милли премия узачак.
"Татарстан Республикасында РТПЦ" РТРС филиалы телерадиотапшыруларның аз куәтле объектларында радиотелевизион җиһазларын планлы профилактикасын үткәрү турында хәбәр итә.
17 мартта Казанда «Сколково» фондының Startup Tour 2023 этабы кабат узачак. Татарстан башкаласында конкурс инде алтынчы тапкыр, Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта беренче тапкыр үткәрелә.
Беренче тапкыр Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта «Сколково» инновацион үзәгенең 2023 елгы стартап-турның мәдәни программасы кысаларында кино күрсәтәчәкләр. Чараны оештыручы - "Кинопроектларга ярдәм итү һәм "Время кино" фестивальләрен оештыру дирекциясе" АКО.
20 марттан Халыкара компетенцияләр үзәге - Казан мәгълүмати технологияләр һәм элемтә техникумы базасында 26 компетенция буенча 2023 елгы Татарстан Республикасы «Профессионалы» чемпионатының төбәк этабы старт ала. Бу һөнәри осталык буенча яңа Бөтенроссия чемпионат хәрәкәте кысаларында узачак беренче региональ этап.