ЯҢАЛЫКЛАР


18
декабрь, 2013 ел
чәршәмбе

Барлыгы Татарстан Республикасы территориясендә Интернет белән 2 млн.900 меңнән артык кеше куллана. Аларның 1 млн.300 меңнән артык абонентлары xDsl, Ethernet, Wi-Fi, WiMax, 3G, 4G технологияләре белән куллана.


17
декабрь, 2013 ел
сишәмбе

РФ Мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов хәбәр итүенчә, 2014 елда бердәм дәүләт имтиханы тапшыруы видеокамералар ярдәмендә дә контрольдә тотылачак. Имтиханны турыдан-туры трансляциясен җәмәгать күзәтчеләре һәм балаларның әти-әниләре карый алачак.


16
декабрь, 2013 ел
дүшәмбе

2013 елның 11 аена Министрлыкка 843 гражданнан элемтә сыйфатына кагылышлы мөрәҗәгать килгән. Бу күрсәткеч узган елдагы шушы вакыт эченә 1,2 тапкыр кимрәк.


13
декабрь, 2013 ел
җомга

Казан ИТ-паркында Нижгар өлкәсе Губернаторы Валерий Шанцев булып узды. Делегацияне Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов каршы алды.

Шәһәрара күчешләр ясаучы автобуслар 2014 елның 1 февраленә ГЛОНАСС приборлары белән тәэмин ителәчәк. Системага 615 автобус кертеләчәк.

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Иннополис проектын Россия Федерациясе финанслар министры Антон Силуановка тәкъдим итте.


12
декабрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Бүгеннән театрларга һәм ТР Милли музеена билетларны ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләре порталында сатып алырга мөмкин.


11
декабрь, 2013 ел
чәршәмбе

Уртача алганда 112 номерына 50 мең шалтырату һәм 2 меңнән артык смс-хәбәр килә.

РФ Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы Финанслар министрыгы ИТ-ешмалар эшчәнлегендә иминиятлек кертемнәрдә льготлары тарифлар кертергә тәкъдим итә.


10
декабрь, 2013 ел
сишәмбе

Казандагы 3 560 км элемтә линияләренең 978 км җир астына күчерелгән. Чагыштыру өчен 2011 елда җир асты коммуникациясенә 318,3 км линияләр күчерелгән булган, 2012 ел – 396,3 км, 2013 елда – 263,4 км. Ел ахырына кадәр тагын 34 км элмә элемтә линияләрен ликвидацияләргә планлаштырылган.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International