Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Иннополис проектын Россия Федерациясе финанслар министры Антон Силуановка тәкъдим итте. Презентация ТР финанслар министрлыгы, ТР салым службасы идарәсе, ТР казначайствосы коллегиясе утырышында уздырылды. Коллегиядә шулай ук Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та булды.
Чара кысаларында ДУП “Татарстан Республикасы Мәгълүмати технологияләр үзәге” генераль директоры Алмаз Вәлиуллин “Ачык Татарстан” проектын тәкъдим итте. Әлеге система Татарстанда хөкүмәт эшчәнлегенең ачыклыгын күрсәтүгә юнәлтелгән. Бирегә “Электрон хезмәтләр”, “Халык контроле”, “Ачык Мәгълүмат”, дәүләт закупкаларын сөйләшү һәм башка бүлекләр кергән.
![]() |
![]() |
![]() |
![]() |
![]() |
![]() |