Казан ИТ-паркында Нижгар өлкәсе Губернаторы Валерий Шанцев булып узды. Делегацияне Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов каршы алды.
ИТ-паркның инфраструктурасы һәм тарихы турында сөйләгәннән соң, кунакларга Дата-үзәкне тәкъдим иттеләр. Бизнес-инкубаторда кунакларга Роман Шәйхетдинов электрон документәйләнеш системасы һәм электрон дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр турында сөйләде.
Шулай ук, Валерий Шанцевка Бизнес-инкубаторның резиденты – машина йөртүчеләр өчен күпфункциональ кушымта – RoadAR- турында сөйләделәр.
Валерий Шанцев тәкъдим ителгән презентацияләр өчен рәхмәтләрен белдерде һәм казан ИТ-паркының югары эшчәнлеген билгеләде.