РФ Мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов хәбәр итүенчә, 2014 елда бердәм дәүләт имтиханы тапшыруы видеокамералар ярдәмендә дә контрольдә тотылачак. Имтиханны турыдан-туры трансляциясен җәмәгать күзәтчеләре һәм балаларның әти-әниләре карый алачак.
Шулай ук, 2014 елда имтихан бирү урыннары металл эзләүче җиһаз белән тәэмин ителәчәк. Мобиль җиһазларны имтиханга алып керү катгый тыела.