ЯҢАЛЫКЛАР


10
декабрь, 2013 ел
сишәмбе

Россия Федерациясенең Президенты боерыгы буенча ел саен 12 декабрьдә РФ Конституция көнендә сәгать 12.00 дән 20.00гә кадәр гомумроссия гражданнарны кабул итү көне үкәрелә.

Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы “ТР радиотелевизион үзәге” челтәре мәгълүматларын җиткерә: цифралы эфир телевизион сигнал сыйфатын күтәрер өчен 2013 елның 10 декабрендә РФ территориясендә элемтә спутнигында телевизион программ параметрларын үткәрәчәк.

ИТ-парк резидентлары - сөйләмне танучы RealSpeaker Lab оешмасы - иң перспективалы 50 Россия проекты арасына кергән. Әлеге исемлек Russian Startup Rating бер ел эчендә 700дән артык стартап эшләрен анализлау нигезендә төзелгән. Рейтингны төзегәндә команда, инвестицияләр, патентлар, медиа-активлык һәм ашка параметлар истә тотылган.


9
декабрь, 2013 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасыннан делегация Кореядә Сеул һәм Ульсан шәһәрләрендә укыту учреждениеләрендә мәгариф өлкәсендә мәгълүмати-коммуникацион технологияләр тәҗрибәсен өйрәнде.

Казан ИТ-паркының Бизнес-инкубаторының 12нче  сайлап алуы тәмамланды, яңа резидент-проектлары исемнәре аталды.

 «Деловой квартал»  журналы ел саен үткәрә торган «Ел кешесе» премиясе нәтиҗәләрен җомга Корстонда билгеләде. Иң яхшылар исемләре 57 кешедән тора иде. IT өлкәдә ел кешесе булып табылган Алмаз Вәлиуллинга бүләкне ТР Премьер-министры урынбасары – ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов тапшырды.


6
декабрь, 2013 ел
җомга

 «IT-чемпион» республикакүләм бәйгесенең иң актив катнашучылары һәм аларның әти-әниләре «MasterCard Europe sprl» компаниясеннән кызыклы бүләкләр белән бүләкләнәчәк.

Казан ИТ-паркының Бизнес-инкубаторы резидентлары – «Марабака» проекты, яшь иҗат сөючеләр арасында бәйге игълан итә. Бәйге ике номинациядә үткәрелә: «Кыш Бабай ярдәмчесе» һәм «Карлы кеше».


5
декабрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Финанслар министры  Антон Силуанов белдергәнчә, электрон дәүләт хезмәтләрен алу өчен пошлинаны төшерергә кирәк. Аның әйтүенчә, министрлык дәүләт пошлинасын кимүтү буенча тәкъдимнәр әзерли. Проект эшләнеп беткәч, дәүләт думасы вәкилләренә тәкъдим ителәчәк.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International