Шәһәрара күчешләр ясаучы автобуслар 2014 елның 1 февраленә ГЛОНАСС приборлары белән тәэмин ителәчәк. Системага 615 автобус кертеләчәк.
“Бу, беренче чиратта, иминлек өчен башкарыла. – дип аңлата ТР Мәълүматлаштыру министры Роман Шәйхетдинов. – ТР Мәгълүмати технологияләр үзәге 2010 елдан бирле мәктәп автобуслары күчеше мониторингын башкара. Моның нәтиҗәсендә мәктәп автобусы катнашындагы юл хәлакте булмавы искәртелә”.
Бүгенге көндә “ГЛОНАСС+112” системасында 634 мәктәп автобуслары мониторингы алып барыла. Ел ахырына тагын 106 мәктәп автобусы һәм 122 спорт мәктәпләре автобусларын кертергә планлаштырылган.