2013 елның 11 аена Министрлыкка 843 гражданнан элемтә сыйфатына кагылышлы мөрәҗәгать килгән. Бу күрсәткеч узган елдагы шушы вакыт эченә 1,2 тапкыр кимрәк.
Чыбыклы элемтә хезмәте һәм телерадиовещание хезмәте сыйфатына зарлану күпкә кимегән.
2013 елда мобиль Интернет хезмәте, чыбыклы Интернет хезмәтенә, почта элемтәсенә зарланулар арткан. Гражданнарны авыл җирләрендә мобиль Интернет һәм кесә телефоны элемтәсе сыйфаты начар булуы борчый.