Барлыгы Татарстан Республикасы территориясендә Интернет белән 2 млн.900 меңнән артык кеше куллана. Аларның 1 млн.300 меңнән артык абонентлары xDsl, Ethernet, Wi-Fi, WiMax, 3G, 4G технологияләре белән куллана.
3G техонологиясе белән республиканың 86% халкы куллана. 4G технологиясе популярлык ала. 2013 елда ул Казан һәм Чаллы шәһәрләрендә тоташтырылды. Киләсе елда 4G технологиясе Бөгелмә, Лениногорск, Түбән Кама шәһәрләренә кертеләчәк.