Казан ИТ-паркы "Бишне бир!" технологик эшкуарлык буенча белем бирү программасы Каракалпакстан Республикасы (Үзбәкстан) укучылары өчен үткәрә.
17 августта «УРАМ» экстрим-паркында Татарстан Республикасының ИТ-компанияләре хезмәткәрләре өчен «Цифровиада» спорт ярышлары фестивале узачак. Спорт өлешендә компанияләрдән 18 яшьтән өлкәнрәк мәгълүмат технологияләре өлкәсендә эшләүче яисә аның белән чиктәш булган хезмәткәрләр катнаша ала. Ярышлар 5 дисциплина буенча команда һәм индивидуаль зачетта узачак.
МегаФон ел башыннан компаниянең корпоратив клиентларына карата хакерлар тарафыннан күрелә торган DDoS-һөҗүмнәр турындагы мәгълүматларны анализлады. Ачыкланганча, хакерлар үзләренең күпчелек һөҗүмнәре өчен кичке вакытны сайлый. Иң тиз һөҗүм июльдә теркәлгән, ә иң дәвамлы һәм өзлексез һөҗүм — февральдә. Ул 9 көн дәвам иткән.
Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының «СФЕРА» оборона һәм инженерлык үсеше акселераторында катнашучылар «Армия-2024» халыкара хәрби-техник форумында проектларын тәкъдим иттеләр.
Июль аенда "Летай" бистәләрдә, сәнәгать зоналарында һәм паркларда, Тәтеш техникумында мәгълүматлар тапшыру тизлеген арттырган, шулай ук керәшеннәрнең Питрау бәйрәме кунакларын элемтә белән тәэмин иткән. Татарстан буенча барлыгы 18 торак пунктта 19 база станциясе (БС) төзелде һәм модернизацияләнде.
«Ростелеком» Татарстан кунакханәчеләренә «Цифрлы кунакханә»— кунакханәләр өчен комплекслы чишелеш тәкъдим итте. Партнерлык чарасы Казанда узды, анда кунакханә бизнесының 30 вәкиле катнашты.
Оператор 2023 елдан автоюл буенда унөч база станциясе төзегән һәм дүрт телеком-мәйданчыкны модернизацияләгән. Нәтиҗәдә республика территориясе аша уза торган участокта элемтә сыйфаты 4,4% ка яхшырган. Хәзер бу юл кисемтәсенең зур өлеше (93%) сигналның тотрыклы дәрәҗәсе белән тәэмин ителгән.
МТС, цифрлы экосистема, «Защитник» сервисына кредит оешмаларыннан, интернет-кибетләрдән һәм башка чыганаклардан шәхси мәгълүматларның чит затлар кулына эләгү мөмкинлеген ачыклаучы бушлай функциясен гамәлгә кертү турында хәбәр итә. Андый очрак булса, МТС абонентлары бу хакта белә алачак, шулай ук мәгълүматларны саклау турында киңәшләр дә бирелә.
Татарстанда Сабантуны олылап бәйрәм итүе белән атаклы Миңгәр авылынад смартфонда мәгълүматларны 100 Мбит/с тизлек белән йөкләп була. Оператор торак пунктта LTE стандартының база станциясен урнаштырган. Биредә шулай ук көрәш буенча дөнья турниры финалы уза.
Татарстанда 18 яшьтән өлкәнрәк һәр кеше сыйфатлы мобиль интернет белән тәэмин ителергә тиешле бер авыл торак пункты өчен үз тавышын бирә ала.