Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгының «СФЕРА» оборона һәм инженерлык үсеше акселераторында катнашучылар «Армия-2024» халыкара хәрби-техник форумында проектларын тәкъдим иттеләр.
Форум Мәскәү өлкәсендә 12-14 август көннәрендә РФ Кораллы көчләренең «Патриот» хәрби-патриотик мәдәният һәм ял паркында уза. Форум эшендә Татарстан Республикасы цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин катнаша.