Авылларны интернетка тоташтыру өчен тавыш бирү башланды

2024 елның 5 августы, дүшәмбе

Татарстанда 18 яшьтән өлкәнрәк һәр кеше сыйфатлы мобиль интернет белән тәэмин ителергә тиешле бер авыл торак пункты өчен үз тавышын бирә ала.

РФ Цифрлы үсеш министрыгы цифрлы тигезсезлекне бетерү программасын дәвам итә, соңгы дүрт елда 100 дән 500 гә кадәр кеше яшәгән 5 меңгә якын авыл мобиль интернетка тоташтырылды. Барлыгы авылларга интернетны үткәрү өчен 2,5 млн тавыш бирелгән.

Тавыш бирүне уздыру чоры - 2024 елның 5 августыннан 17 ноябренә кадәр.

Түбәндәге ысуллар белән тавыш бирергә мөмкин:
● почта аша РФ Цифрлы үсеш министрыгына хат җибәрергә (123112, Мәскәү ш., Пресненская Наб., д. 10, стр 2). Аны берьюлы берничә кеше имзалый ала - һәрберсенең тавышы исәпкә алыначак. Хатта исемне, теркәлү адресын һәм интернет үткәрергә кирәк булган торак пунктны күрсәтергә кирәк
● РФ Дәүләт хезмәтләре порталында тавыш бирү сервисы битендә.

Тавыш бирү «Цифрлы икътисад» илкүләм проекты кысаларында цифрлы тигезсезлекне бетерү программасы буенча гамәлгә ашырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International