МегаФон ел башыннан компаниянең корпоратив клиентларына карата хакерлар тарафыннан күрелә торган DDoS-һөҗүмнәр турындагы мәгълүматларны анализлады. Ачыкланганча, хакерлар үзләренең күпчелек һөҗүмнәре өчен кичке вакытны сайлый. Иң тиз һөҗүм июльдә теркәлгән, ә иң дәвамлы һәм өзлексез һөҗүм — февральдә. Ул 9 көн дәвам иткән.
2024 елның беренче 7 аена Мегафон 2400 дән артык DDoS-һөҗүм теркәгән, бу узган елның шул ук чорына караганда 12% ка күбрәк. Хакерларны иң күп телеком-сектор һәм интернет-провайдерлар кызыксындырган: аларга һөҗүмнәр өлеше 10 тапкырга 7% тан 70% ка кадәр арткан. Тагын 5% очрак дәүләт секторына туры килгән, калганнары — кече һәм урта бизнес компанияләренә. Җинаятьчеләр Мегафонның һәр дүртенче корпоратив клиенты челтәренә һөҗүм иткән.
Һөҗүмнәрнең географик бүленеше күзлегеннән караганда, хакерлар башкала төбәгендә — Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә аеруча актив эш иткән: монда һөҗүмнәрнең өчтән бере теркәлгән. Икенче урында Идел буе - 20% ка якын, өченче урында — Кавказ һәм Төньяк-Көнбатыш (10% һәм 9% тирәсе). Иң аз һөҗүм Себердә, Уралда һәм Ерак Көнчыгышта теркәлә.
Шунысы игътибарга лаек, хакерлар кичке вакытны сайлый: һөҗүмнәрнең актив фазасы Мәскәү вакыты белән 10 сәгатьтә башлана, 18 дән 19 сәгатькә кадәр аларның саны кими, ә менә иң күбе 20-22 сәгатькә туры килә. Төн уртасыннан соң активлык 3-4 тапкырга кими. Мегафон белгечләре анализы күрсәткәнчә, хакерлар ягыннан һөҗүмнәр өчен атнаның иң популяр көне - дүшәмбе.