«Летай» М-12 трассасында челтәрне киңәйткән

2024 елның 9 августы, җомга

Оператор 2023 елдан автоюл буенда унөч база станциясе төзегән һәм дүрт телеком-мәйданчыкны модернизацияләгән. Нәтиҗәдә республика территориясе аша уза торган участокта элемтә сыйфаты 4,4% ка яхшырган. Хәзер бу юл кисемтәсенең зур өлеше (93%) сигналның тотрыклы дәрәҗәсе белән тәэмин ителгән.

Проблемалы зоналарны драйв-тестлар ярдәмендә ачыклаганнар. Әйтик, белгечләр антенналарның авыш почмагына төзәтмәләр керткәннәр яисә аларны радиосигналы зәгыйфь булган зоналарда алыштырганнар, шулай ук мәйданчыкларны Татарстанның Югары Ослан, Алабуга, Кайбыч, Лаеш, Минзәлә, Балык Бистәсе районнарында өстәмә секторлар белән җиһазлаганнар.

"Летай" телеком-челтәре объектларында элемтә сыйфатын мониторинглауны дәвам итә һәм трассага якын урнашкан торак пунктларны каплау зонасын киңәйтү планына кертә. 2024 ел ахырына кадәр Алабуга районында тагын бер база станциясен эшләтеп җибәрү һәм Лаеш районында мәйданчыкны модернизацияләү планлаштырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International