«Летай» Татарстанда радио капланышын киңәйткән

2024 елның 13 августы, сишәмбе

Июль аенда "Летай" бистәләрдә, сәнәгать зоналарында һәм паркларда, Тәтеш техникумында мәгълүматлар тапшыру тизлеген арттырган, шулай ук керәшеннәрнең Питрау бәйрәме кунакларын элемтә белән тәэмин иткән. Татарстан буенча барлыгы 18 торак пунктта 19 база станциясе (БС) төзелде һәм модернизацияләнде.

Элемтә хәзер республика трассаларында да тотрыклырак. Мәсәлән, Алексеевск-Әлмәт юлында ике БС оптимальләштерелгән. М-12 автомагистрале буенча сәяхәт итүчеләр өчен дә капланыш киңәйтелде. Монда Питрәч районына терәлеп торган җирдә мәйданчык төзегәннәр һәм Кайбычта җиһазларны модернизацияләгәннәр. 2023 елдан "Летай" автобанда 13 база станциясе төзегән һәм 4 телеком-мәйданчыкны модернизацияләгән. Шуның нәтиҗәсендә Татарстан юлында элемтә сыйфаты 4,4 % ка яхшырган, ә сигналның югары дәрәҗәсе 93% ка кадәр арткан.

Моннан тыш, "Летай" Мамадыш районының Җөри авылында керәшеннәрнең җәйге бәйрәмендә катнашучылар өчен элемтәне яхшырткан, быел анда 60 меңгә якын кунак җыелды. Челтәрләргә йөкләмәне киметү өчен белгечләр бәйрәм чараы үткәрелгән территориядә гамәлдәге БСнә өстәмә дүрт сектор урнаштырган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International