МТС татарстанлыларны шәхси мәгълүматларның чит затлар кулына эләгү куркынычы булуы турында кисәтәчәк

2024 елның 8 августы, пәнҗешәмбе

МТС, цифрлы экосистема, «Защитник» сервисына кредит оешмаларыннан, интернет-кибетләрдән һәм башка чыганаклардан шәхси мәгълүматларның чит затлар кулына эләгү мөмкинлеген ачыклаучы бушлай функциясен гамәлгә кертү турында хәбәр итә. Андый очрак булса, МТС абонентлары бу хакта белә алачак, шулай ук мәгълүматларны саклау турында киңәшләр дә бирелә. 

МТС мәгълүматлары буенча, ярты ел эчендә интернет-сервисның 83 млн кулланучысының шәхси мәгълүматлары бер тапкыр булса да, ә 20 миллионның – ике тапкыр чит затлар кулына эләккән. Компрометацияләнгән мәгълүматлар арасында парольләр, паспорт мәгълүматлары һәм башка конфиденциаль мәгълүмат булырга мөмкин. Мошенниклар аннан кредит рәсмиләштерү яки акча урлау өчен файдалана ала.

"Кызганычка каршы, мошенниклар алдауның яңадан-яңа ысулларын уйлап таба һәм, аларның хәйләләренә эләкмәс өчен, һәрвакыт уяу булырга кирәк. Мәгълүматлар чыгуын белеп, үзеңне сакларга һәм, ким дигәндә, спамерлардан һәм мошенниклардан шалтыратуга яки хәбәр итүгә әзер булырга мөмкин. Абонентларга кирәкмәгән шалтыратуларны туктатучы МТС сервисын кушырга мөмкин, татарстанлыларга бу хакта вакытында хәбәр итү кибермошенниклыкка каршы көрәштә тагын бер корал булачак", - дип сөйләде Татарстандагы МТС директоры Марат Кабанов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International