МТС, цифрлы экосистема, А. Н.Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетының МТС Линк онлайн-коммуникацияләр һәм укыту өчен илебез платформасына күчү турында хәбәр итә. Цифрлы карар КНИТУ-КАИ хезмәткәрләренә дистанцион лекцияләр һәм семинарлар, факультетларның онлайн-утырышларын, кафедралар утырышларын оештыруда, киңәшмәләр, шулай ук конференцияләр һәм төбәкара форумнар уздыруда ярдәм итә.
Kazan Digital Week халыкара форумы кысаларында «ИТ-парк югары технологияләр өлкәсендә Технопарк» ДАУ «Технологик проектларга инвестицияләр: шәхси инвестицияләр һәм дәүләт ярдәм программалары» панель дискуссиясен оештырды. Дискуссиянең модераторы булып ИТ-паркның технологик эшмәкәрлек юнәлеше җитәкчесе Алексей Таранов чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Мәкъсүт Шадаев белән очрашты. Очрашу «Kazan Digital Week» форумы кысаларында «Казан Экспо»да узды. Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов катнашты.
Республика районнарында пенсия яшендәге абонентлар бер ел эчендә интернет‑трафикны 15% ка күбрәк кулланган. Иң актив кулланучылар Азнакай районында яши, дип хәбәр итә клиентларның шәхессез мәгълүматлары анализы нигезендә Мегафон белгечләре.
Бүген Казанда «Казан Экспо» күргәзмә үзәге мәйданчыгында Kazan Digital Week-2024 халыкара форумы эшли башлады. Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Беларусь Республикасы элемтә һәм мәгълүматлаштыру министры урынбасары Анна Рябова, Төркия Республикасы сәүдә министры урынбасары Мәхмүт Гюрджан, Төркия Республикасы сәнәгать һәм технологияләр министры урынбасары Зәкәрия Чешту катнашты.
МТС, цифрлы экосистема, татарстанда цифрлы сервисларга ихтыяҗны бәяләде һәм болытлы, IoT һәм ЯИ-чишелешләрне гамәлгә кертү динамикасы буенча тиз үсә торган тармакларны ачыклады. Цифрлы тармаклар рейтингында гадәттәгечә энергетика, транспорт һәм финанслар беренче урында тора. Шулай ук топ-5 кә ритейл һәм беренче тапкыр – драйверы терлекчелек тармагы булган авыл хуҗалыгы кергән.
Казан ИТ-паркы Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы белән берлектә Kazan Digital Weekта стенд тәкъдим итәчәк һәм берничә чара үткәрәчәк.
Казан ИТ-паркында Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә цминистрлыгы, ведомство буйсынуындагы учреждениеләр һәм тармак предприятиеләре вәкилләре Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының беренче проректоры, фәнни эш буенча проректоры, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты,Татарстан Республикасында коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү комиссиясе әгъзасы, юридик фәннәр докторы, профессор Игорь Бикеев белән очрашты.
МТС, цифрлы экосистема, Татарстан башкаласында уку йортлары һәм студентлар тулай тораклары урнашкан урыннарда челтәрне ныгыту буенча эшләр башкарды. Челтәрне модернизацияләү шәһәрнең иң эре студентлар кампусы – Универсиада Авылы территориясен дә, Казанның һәр районында диярлек калган тулай торакларны да колачлады. Оператор биредә яңа җиһазлар урнаштырган һәм гамәлдәге челтәр эшен оптимальләштерергә, бу мобиль интернет тизлеген 30 процентка арттырырга мөмкинлек биргән.
МТС, цифрлы экосистема, Россия операторлары арасында беренче булып Яндекс белән берлектә аның акыллы колонкасы аша шалтырату функциясен эшләтеп җибәрде. Хәзер Татарстанда һәм Россиянең башка төбәкләрендә МТС абонентлары смарт-колонкалардан теләсә кайсы оператор номерларына үз агымдагы тарифлары буенча шалтырата һәм чакыруларны кабул итә алачак.