Татарстан Республикасында ясалма интеллект өлкәсендәге проектлар турында фикер алышу мәйданчыгы эшли башлады, анда гражданнар һәм ясалма интеллект бергәләп ЯИ өлкәсендәге инициативалар турында фикер алышачак. Проект Татарстан Республикасында ясалма интеллект технологияләре буенча вәкаләтле вәкил Булат Җамалиев җитәкчелегендә эшләнде.
Татарстанда VK-ның «Цифрлы дәресе» Бөтенроссия белем бирү проектының яңа этабы уза. 31 октябрьдә 12:00 сәгатьтә «Яңа чакырулар – цифрлы икътисад өчен кадрлар әзерләү» форумы кысаларында Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин, Учи.ру платформасы кураторы Артем Алексеев һәм VK һөнәри юнәлеш бирү һәм мәгърифәтчелек проектлары җитәкчесе Алена Штабина катнашында «Мессенджерлар» темасына ачык дәрес узачак. Дәресне трансляцияләүне ВКонтактеда «Цифрлы дәрес» җәмгыятендә һәркем карый ала.
1 ноябрьдә Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта "2023 елның 9 аендагы эш йомгаклары: дәүләт хезмәтләре һәм сервислары" темасына Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы коллегиясе узачак.
МТС, цифрлы экосистема, программалаштыру буенча бөтенроссия олимпиадасын йомгаклады һәм True Tech Champ җиңүчеләрен бүләкләде. Анда сигез мең программа эшләүче катнашты, финалга 250 кеше чыкты. Өченче урынны һәм 250 мең сум бүләген Казанның 2 нче лицей укучысы яулады.
"Технократия" компаниясе һәм hh.ru тикшеренүләре буенча Татарстан компанияләре 2022 елның сентябреннән 2023 елның сентябренә кадәр ай саен ИТ-белгечләрне яллау өчен уртача 2 меңнән артык вакансия урнаштырган. Эшкә алучы төбәкләр өчлегенә шулай ук Мәскәү (29 мең вакансия), Санкт-Петербург (8 мең) һәм Свердловск өлкәсе (2,2 мең) кергән.
31 октябрьдә Казанда Татарстан Республикасы закон чыгару һәм башкарма хакимият органнары вәкилләре катнашында «Яңа чакырулар – цифрлы икътисад өчен кадрлар әзерләү» бөтенроссия форумы узачак.
Бүгеннән башлап «Мин - мәктәп укучысы» суперсервисында «Минем казанышларым» дигән яңа сервис эшли башлады. Хәзер укуда актив булу, махсус проектларда катнашу яки җиңүләр өчен Татарстан Республикасы мәктәпләренең укучылары Вконтактедагы «Другое Дело» ("Башка Эш") сервисында виртуаль баллар һәм файдалы бүләкләр алачак.
«Татарстан Республикасының иң яхшы дәүләт граждан хезмәткәре» республика конкурсына йомгак ясалды.
МЦК-КТИТС студентлары һөнәри осталык буенча Абилимпикс илкүләм чемпионатында призлы урыннар яуладылар. Катнашучыларның нәтиҗәләре түбәндәгечә:
«Татарстан Республикасы РТПЦ» РТРС филиалы Ютазы районының Әбсәләм авылында телерадиотапшырулар объектында радиотелевизион җиһазларны планлы профилактикалауны үткәрү турында хәбәр итә.