Kazan Digital Week форумында Татарстанда беренче ИТ-стартаплар сайлап алу узды

2024 елның 10 сентябре, сишәмбе

Бүген Kazan Digital Week форумында Татарстан Республикасында беренче тапкыр ясалма интеллект өлкәсендә стартап-проектларны махсуслаштырылган сайлап алу узды. Оештыручы - Казан ИТ-паркы. Киләсе атнада технопарк нәтиҗәләр игълан итәчәк - Стартап-Хаб һәм ИТ-паркның Бизнес-инкубаторы базасында яңа ЯИ-кластеры составына кем керәчәк.

Проектларны сайлап алу өчен экспертлар: ТРда ЯИ буенча вәкаләтле вәкил Булат Җамалиев, hop.agency оештыручыларының берсе, UDT X венчур билдерының генераль партнеры Наталья Старостина, «Сколково» төбәк үсеше департаменты директоры Юрий Сибирский, «Научная студия» ҖЧҖ директоры Константин Скобельцын, Kama Flow венчур фондының инвестицион менеджеры Михаил Оганов, Яндекс браузер ML-командасы җитәкчесе Сергей Юдин. Модератор булып ИТ-паркның Технологик эшмәкәрлек юнәлеше җитәкчесе Алексей Таранов чыгыш ясады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International