Kazan Digital Week халыкара форумы кысаларында Татарстан Республикасы Цифрлы үсеш министрлыгының «Р7» АҖ һәм НОТА вендоры (Т1 холдингы) белән хезмәттәшлек итү турында берничә килешүгә имза салынды. Документларга республика ягыннан Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин имзалады.
«Р7» белән хезмәттәшлек турында килешү дәүләт хакимияте органнары һәм оешмаларның Россия программа тәэминатына күчү өчен карарлар булдыру буенча уртак чаралар уздыруны күздә тота.
НОТА белән килешү кысаларында 2030 елга икътисадның төп тармакларында һәм дәүләт органнарында Россия программа тәэминатына күчү өчен, шулай ук 2025-2030 елларда илебезнең IT-чишелешләренә инвестицияләрне арттыру өчен программа-техник чишелешләр булдырылачак. Максат - Россия программа тәэминатын куллануны шәхси секторда 80% ка һәм дәүләт секторында 95% ка җиткерү.