Россия Федерациясенең 10 субъекты цифрлы үсеш министрлары һәм министрлар урынбасарлары Казанда узган нәтиҗәле киберкуркынычсызлыкны тәэмин итү семинарында катнаштылар. Белем бирү чарасы 10 сентябрьдә Kazan Digital Week 2024 халыкара форумының эшлекле өлеше кысаларында узды.
Катнашучылар кибер тотрыклылык белән идарә итү ысуллары һәм регионнарның цифрлы трансформациясе өчен җаваплы югары вазыйфаи затларның эшчәнлек нәтиҗәлелеге күрсәткечләрен арттыру турында фикер алыштылар.
Innostage Россия МК-интеграторы экспертлары цифрлы дөньяда хосусыйлык чикләре бетерелүен һәм хакерлар теләсә нинди шәхси яки эшлекле мәгълүматка кадәр барып җитә алуын аңлаттылар. Алар җыелганнарга җинаятьчеләрнең сизгер мәгълүматлар алуы һәм шәхси һәм корпоратив киберкуркынычсызлык дәрәҗәсен күтәрү өчен нишләргә кирәклеге турында сөйләделәр.
Лекцияләр өлеше коммерцияле һәм дәүләт оешмаларына реаль киберһөҗүмнәрне тикшерү һәм залдан сораулар белән үрелеп барды.
«Безнең оешманы вата алалармы» дигән сорауга теләсә кайсы идарәче МК-бүлекчәдән уңай җавап алачак. Һәм бу уйга калачак – бу очракта бюджет нәрсәгә тотыла соң. Чынбарлык шундый ки, дөньяда бер генә оешма да ватудан 100 процентка якланмаган, - дип билгеләп үтте Innostage ИТ-компаниясе генераль директоры Айдар Гузаиров. - Без команда белән сорау бирдек: безне ничә сумга ватарга әзерләр? Ачык кибер сынаулар ярдәмендә старт бәясе 5 млн сумнан артып китүен ачыкладык. Шушы көннәрдә без ставканы икеләтә арттырдык, һәм күзәтәбез – хакерлар безнең ИТ-инфраструктураны 10 млн сумга вата алачакмы. Дәүләт ИТ-системаларының тотрыклылыгын да шулай ук тикшереп була, һәм без бу өлкәдә тупланган тәҗрибә белән уртаклашырга әзер".