Айрат Хәйруллин Беларусь Республикасы элемтә министры урынбасары белән эшлекле очрашу уздырды

2024 елның 11 сентябре, чәршәмбе

Kazan Digital Week-2024 форумы эше кысаларында Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин Беларусь Республикасы элемтә һәм мәгълүматлаштыру министры урынбасары Анна Рябова белән эшлекле очрашу уздырды.

Беларусьта икътисадны цифрлы трансформацияләү актив бара, мәгълүмати-коммуникацион инфраструктураны модернизацияләү дәвам итә, административ хезмәтләр электрон форматка күчерелә, оешмалар һәм компанияләр цифрлы сервислар кертәләр.

Яклар Татарстан Республикасы һәм Беларусь Республикасының кайсы юнәлешләрдә бер-берсенә файдалы булуы һәм нинди проектлар буенча хезмәттәшлек итү турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International