KazanDigital Week-2024 форумында ИТ-парк һәм ТР Цифрлы үсеш министрлыгы чаралары дайджесты

2024 елның 6 сентябре, җомга

Казан ИТ-паркы Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы белән берлектә Kazan Digital Weekта стенд тәкъдим итәчәк һәм берничә чара үткәрәчәк.

2024 елның 9 сентябре.
ИТ-парк һәм ТР Цифрлы үсеш министрлыгы стенды (1 кат, 2 нче Павильон, Р 3).
Танышу өчен сезне 8:00 дән 18:00 гә кадәр көтәбез.

Эшлекле программаны үткәрү зонасы, 2 кат, 7Б залы.
16:00 – 17:30 – «Технологик проектларга инвестицияләр: шәхси инвестицияләр һәм дәүләт ярдәм программалары»панель дискуссиясе.

Стартаплар зонасы (1 кат, 2 нче Павильон).
12:00 – 12: 30 – Стартап-мәйданчыкны ачу.

13:30 – 17:00 – Demo Day. Стартапларның Питч-сессиясе.

Казан ИТ-паркыннан стартаплар белән эшләү бүлекчәләре җитәкчеләре бу юнәлештә экспертлар сыйфатында чыгыш ясаячак.

2024 елның 10 сентябре.
ИТ-Парк һәм ТР Цифрлы үсеш министрлыгы стенды  (1 кат, 2 нче Павильон, р 3).
Танышу өчен сезне 8:00 дән 18:00 гә кадәр көтәбез.

Эшлекле программаны үткәрү зонасы, 2 кат, 4 нче зал.
09:00 – 09:45 – стартаплар һәм инвесторлар өчен INVESTFEST: Speed Dating махсус инвестицион фестивале.

09:45 – 10:45 – Ted форматында стартаплар өчен экспертлар һәм базар лидерлары чыгышлары.

Эшлекле программаны үткәрү зонасы, 2 кат, 12 нче зал.
11:00 - 12: 45 – ясалма интеллект өлкәсендә стартапларның Питч-сессиясе.

Эшлекле программаны үткәрү зонасы, 2 кат, 1 нче зал.
14.00 - 15.45 - «Халыкара хезмәттәшлек: илебезнең ИТ-чишелешләрен экспортлау тәҗрибәсе» секциясе.

Стартаплар зонасы (1 кат, 2нче Павильон).
14:00 – 18: 00 – стартаплар ярышы - "Tatar Venture Games" стартап баттлы.

Kazan Digital Week форумының барлык вакыйгаларының тулы программасы белән рәсми сайтларында танышып була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International