Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Мәкъсүт Шадаев белән очрашты. Очрашу «Kazan Digital Week» форумы кысаларында «Казан Экспо»да узды. Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов катнашты.