Рөстәм Миңнеханов РФ Цифрлы үсеш министрлыгы башлыгы Мәкъсүт Шадаев белән очрашты

2024 елның 9 сентябре, дүшәмбе

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Мәкъсүт Шадаев белән очрашты. Очрашу «Kazan Digital Week» форумы кысаларында «Казан Экспо»да узды. Очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы дәүләт идарәсен цифрлы үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов катнашты.

Яклар берничә мәсьәлә буенча фикер алыштылар, шул исәптән өлкә өчен кадрлар әзерләү, почта элемтәсенең авыл бүлекчәләрен модернизацияләү программасын гамәлгә ашыру, кешесе аз булган торак пунктларын интернетка тоташтыру һ.б. мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, почта хезмәтенең тотрыклы эшләве, сыйфатлы кәрәзле элемтә һәм һәркем файдалана алырлык интернет - гражданнарның уңайлы тормышы өчен кирәкле шартлар. Шуңа күрә бу мәсьәләләр Татарстан Рәисе җитәкләгән «Яшәү өчен инфраструктура» юнәлеше буенча РФ Дәүләт Советы комиссиясе кысаларында да карала.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International